Реклама
14 декабрь 2016 яңалыклары
-
Баек авылында Илүсә Нәбиуллинаның китабын тәкъдир итү кичәсе узачак
17 декабрь көнне Баек гомуми белем бирү мәктәбе бинасында озак еллар дәвамында "Урал" колхозы рәисе булып эшләгән, КПССның ХХIV съезды делегаты Мирза Бәлүл улы Гаттаровны искә алу кичәсе үтә.
-
17-20 декабрь көннәренә һава торышы
17 декабрь -17, -15, болытлы, кар, җил - көньяк-көнбатыштан. 18 декабрь -12, -9, болытлы, кар, җил - көньяк-көнбатыштан. 19 декабрь -11, -24, аяз, урыны белән кар, җил - төньяк-көнчыгыштан. 20 декабрь -26, -16, аяз, җил - көньяк-көнбатыштан.
-
Мөслим волейболчылары - 5 урында
Минзәлә шәһәрендә, Татарстан Ресубликасы буенча, хатын - кызлар арасында, волейбол буенча чемпионат үтте. Безнең Мөслим кызлары анда уңышлы чыгыш ясап, бишенче урынга лаек булдылар. Ярышка барырга ярдәм иткәне өчен, команда, "Агромастер" җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламовка тирән рәхмәтләрен җиткерә. Команданың тренеры Илдар Мадяров.
-
Нарат Асты авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме үтте
11 декабрь көнне узган чарада авылның өлкәннәре, авылдашыбыз, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Морзаханов, һәм аның әнисе Фәимә апа, туганы Резеда Хәбибуллиналар катнашты.
-
Татарстанда 15 декабрьдән янгынга каршы көрәш режимы кертелә
Янгынга каршы көрәш режимы кертелә, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Мөслим һәм Сарман районара күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин. Ул Яңа ел бәйрәме чараларында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затлар, дәүләт яки муниципаль милекне куркынычсызлык белән тәэмин итү максатында оештырыла.Әлеге янгын...
-
"Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасына язылып калыгыз!
2017 нче елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасына язылу бара. Бәяләр физик затлар өчен - 696 сум, оешмалар өчен - 786 сум. Альтернатив, ягъни Матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән, язылу бәясе - 300 сум. Электрон подписка - 300 сум