13 декабрь 2018 яңалыклары
-
Кышлату чоры дәвам итә
Бүгенге көндә район буенча бер сыерга 9,1 кг. сөт җитештерелә.
-
Балалар уңышы
Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары интернет конкурсларда бик теләп катнаша.
-
Дәртле еллар, упкынлы юллар
Районга өлкәдән дә, Мәскәүдән дә хәбәрчеләр визиты ешайды. Шуларның берсе – 1961 елның август азагында ВЛКСМ үзәк комитетының авыл яшьләре тормышын чагылдырган журнал корреспонденты Дима килеп төште. Район үзәгендәге кунак йортына урнаштырганчы, Диманы мотоциклга утыртып, аэродромнан “Трудовик” совхозы комсомол оешмасының отчет җыелышына алып киттем.
-
02 хәбәр итә: автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 2 шоферга административ беркетмә төзелде
Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик матдәләр кулланган, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын үтәмәгән гражданнарга карата – 117; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 110, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 2 шоферга административ беркетмә төзелде.
-
WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионатында 1600 яшь профессионал катнашачак
Татарстан башкаласына һөнәри осталык буенча чемпионатны карарга 200 мең тамашачы килер дип көтелә. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/13/176971/
-
14 декабрь һава торышы
Урыны белән кар. Юлларда бозлавык
-
Аренда мәйданы үзгәрде
Закон буенча Сезгә дә 25 квадрат метр мәйданны арендага алырга кирәк.
-
Шуганканың ашыгыч ярдәме
Төн. Ай да бүген никтер чыгарга оныткан. Күктә йолдызлар да юк. Кайдадыр саташып уянган этләр ялкау гына өреп куя. Урам буйлап кемнеңдер акрын гына атлавы ишетелде. Авылның шәфкать туташы Луиза Шәгалиеваның, авырып киткән авылдашына беренче ярдәмне күрсәтеп, ашыгыч ярдәм фельдшерлары кулына тапшырып кайтуы икән.
-
Сорауларга җавап табылды
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район үзәк хастаханәсендә үткән түгәрәк өстәлгә килүчеләр күп төрле сорауларга ачыклык кертте кебек. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр, хезмәт ветераннары, хастаханәдә эшләп лаеклы ялга чыгучылар катнашты.
-
Синең улларың, Мөслим! "Август-Мөслим" компаниясе уңганы Рамил Бәдретдинов
Хезмәттәге югары күрсәткечләре, маллардан яхшы үсеш алганы өчен Рамил Бәдретдинов быел авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетында да хөрмәтләнде.
-
Укучыларыбыз яза. Яңа елны каршылаганда
Яңа ел якынлаша. Ел буе зарыгып көткән бәйрәмне кем ничек каршылый? Яңа ел белән бәйле нинди традицияләрне саклый? Бәлки, күңелегез төпкеленә кереп калган иң истәлекле вакыйгалар бардыр. Әйдәгез, хөрмәтле укучыларыбыз, шулар белән уртаклашыйк әле. Сездән язмалар көтеп калабыз. Аларның иң кызыклыларын иске Яңа ел бәйрәменә кадәр бастырып чыгарырга вәгъдә итәбез. Бүген исә игътибарыгызга – беренче язма.
-
Бу көнне Мөслимдә. 1972 ел
Тантаналы туй маршы бәхетле парны зур залга чакыра... Иң күренекле урынга “Галия һәм Фәрит, сезгә бәхетле, матур тормыш телибез”, дип язылган...