13 июль 2020 яңалыклары
-
Татарстанда COVID-19дан ике яңа үлем очрагы теркәлгән
Һәр очракта үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
-
Чәйгә кушып эчегез
Җәй көне без әлеге эчемлекне аеруча яратып кулланабыз. Эсседә тамак кипсә дә, суытып җибәрсә дә әлеге табигать бүләген эчеп юанабыз. Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк, аңа төрле кушылмалар өстәргә була.
-
Балачак
Гел шулай: бик авыр көннәремдә, “Нишләргә?” дигән сорауга җавап эзләп, кабат-кабат балачагымның пожарный тавында үткән вакытына әйләнеп кайтам. Әнкәйнең сабырлыгына, яшәү дәртенең искиткеч көчле булуына, коточкыч авырлыкларны үтеп, нервлары үтә нык какшаган әтигә дә яшәргә, көрәшергә өмет бирә алырлык көч каян килде икән, дип гаҗәпләнәм.
-
Җаваплылык кирәк һәркемгә
Мөслимдәге Кооператив урамының 160нчы йортында яшәүчеләр 3-4 ел инде сасы ис белән көрәшә. “Рәхәтләнеп ял да итә алмыйбыз. Подвалдан чыгучы сасы искә чыдамалы түгел”, – ди биредә яшәүчеләр.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
14 июль көненә һава торышы
Көндез һава температурасы +30..+32˚ градус.
-
Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы илкүләм проектлар советы утырышында катнашты
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында катнашты, аны видеоконференция режимында Россия Президенты Владимир Путин уздырды.
-
Семинар-киңәшмә үтте
Авыл хуҗалыгы идарәсенең актлар залында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.А. Вәлиев, Мөслим районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Р. Р. Шәяхмәтов, ветеринария лабораториясе мөдире А.С. Фазлыев һәм район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрделәр.
-
Урманга билет белән керәсе
– Рөхсәтсез урман кискән өчен нинди җаваплылык каралган?
-
Бәхет күкләрдән төшми
Зөфәр абыйның сабыйлык һәм үсмер еллары Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Әтисе Шәйгәрдан абыйны һәм 20 яше дә тулмаган олы абыйсы Тимершаны яу кырына озатканда аңа нибары 1 яшь тә 6 ай була.
-
Мөслимдә COVID-19 белән зарарлануның бер яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда бүген 32 яңа COVID-19 бедән авыру очрагы расланган.
-
Балаларга – хөкүмәт кайгыртуы
Соңгы елларда районда елына уртача 150дән артык бала туа. Быел ярты елда 71 бала дөньяга аваз салган. Өченче һәм аннан соңгы бәбиләрен алып кайтучы гаиләләр саны арта.
-
Юлларда – урак өсте
Бу көннәрдә “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы эшчеләре олы юл читләрендәге үләнне чабу белән мәшгуль.