12 апрель 2018 яңалыклары
-
Мөслим музее фонды борынгы эш кораллары белән тулыланды
Райондашларыбыз Туган якны өйрәнү музееның экспонатлар фондын тулыландыруга шактый өлеш кертәләр. Шушы көннәрдә Мөслимдә яшәүче Илфат Юнысов струг, фуганок һәм борау китерде. Заманында алыштыргысыз эш кораллары булган әлеге инструментларны Илфат Нуриәхмәтовичның әтисе Нуриәхмәт Юнысов үзе ясаган булган.
-
Татарстан Европакүләм иммуназиция атналыгына кушылачак
Своеобразная акция ежегодно обращает внимание населения на важность иммунизации для профилактики заболеваний и защиты жизни.
-
Мөслимдә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләштеләр
11 апрель көнне видеорежимда балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең утырышы үтте.
-
13-16 апрель көннәренә ҺАВА ТОРЫШЫ
13 апрель -2, +5, аязучан-болытлы, җил - төньяк-көнбатыштан. 14 апрель -1, +6, аязучан-болытлы, җил - төньяк-көнбатыштан. 15 апрель 0, +6, аязучан-болытлы, җил - көнбатыштан. 16 апрель +2, +8, аязучан-болытлы, җил - төньяк-көнбатыштан.
-
12 апрель - Космонавтика көне. Гагарин кая киткән?
1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте. Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты.