12 февраль 2019 яңалыклары
-
Котыру вирусы: инкубация чоры һәм дәвалау (ТАБИБЛАР КИҢӘШЕ)
Котыру авыруы табигый һәм шәһәр типларына аерыла. Табигый типның учакларын - кыргый хайваннар, шәһәрнекен этләр, песиләр, авыл хуҗалыгы терлекләре формалаштыра. Йорт хайваннарына авыру кыргый хайваннардан йога.
-
Фестивальдән – диплом белән
Безнекеләр фестивальнең дипломына лаек булды.
-
Путин: Рөстәм Миңнеханов — ныклы җитәкче
Дәүләт башлыгы Татарстанны үсеш лидерлары арасында билгеләп үтте.
-
Спартакиада ярышлары дәвам итә (+Фотолар)
Мөслимдәге универсаль спорт залында оешма-предприятиеләр баскетбол буенча көч сынашты. Якшәмбе көнне исә 16 кг авырлыктагы герне еракка ату, ком тутырырлган 50 килограммлы капчыкны вакытка күтәрү, ат чанасын вакытка тартып бару кебек ярышларны үз эченә алган троеборье бәйгесе узды.
-
Мәдәният тармагы хезмәткәрләренең коллегиясе узды. Фоторепортаж
Соңыннан бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Путинга Казанда яңартылган "Мәскәү" мәдәни үзәген тәкъдим иттеләр
Шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү өчен үзәк һәм ил төбәкләренең уртак эше кирәк, дип билгеләп үтте Россия Президенты.
-
Беренче линия
Көнкүрештә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда (су яки ут бетсә, чүп машинасы килмәсә һ.б.) бердәм дипетчерлык хезмәтенә шалтыратырга була. Телефоннар: 2-38-38, 8-939-3616033 (ватсап эшли).
-
Быел пенсия алды яшенә җитү белешмәләре 130 татарстанлыга бирелгән
Пенсия алды яшенә җитү белешмәләрен 2019 елдан республиканың күп функцияле үзәкләрендә алырга мөмкин.
-
13 февраль көненә һава торышы
Көндез максималь температура -3,-8 градус тәшкил итә.
-
Әмәкәй авыл җирлегенең смотр концерты
Әмәкәй үзешчәннәре матур җырлары, баянчылары, биючеләре белән буыннан -буынга дан тоткан халык.
-
Үзешчәннәр, бәйгегә!
Мөслим районы Башкарма комитеты раслаган нигезләмә нигезендә авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның “Авылым хатирәләре – күңелем сандыгында” исемле район смотр-конкурсы уза.
-
Мошенниклар тозагына эләкмәгез
Телефоннарга һәм социаль челтәрләргә еш кына “бәлага тарыдым, акча кирәк”, “Туганым авыр хәлдә, шушы карта номерына акча күчерсәгез иде!” һәм башка шундый төрле хәбәрләр бик еш килә башлады. Алдарлар кармагына эләккәнен кеше бик соң аңлый шул! Россиядә бер ел эчендә генә дә аферистлар банк карталарыннан миллиард сумга якын акча урлаган.
-
Якын арада түләргә кирәк
2018 нче елның 3 декабрендә салым түләү вакыты чыкты. Ниндидер сәбәп белән салым түләми калган булсагыз, моны якын арада эшләргә киңәш итәбез.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
Укучыларыбыз яза. Югалтмыйк телебезне!
Татар телем, ана телем – кадерле телем син минем! Авызымны тутырып, матур итеп, рәхәтләнеп сөйләшә ала торган, бик тә газиз Ана телем син минем! Тик нигәдер соңгы вакытларда сиңа гел бәйләнеп торалар, сине гел санга сукмыйлар әле! Кайберләре сине Монголиягә кудырырга хыяллана, ә икенчеләре бетерергә, бет урынына сытарга тели. Әле бит кайчан гына авыз тутырып рәхәтләнеп, курыкмый-оялмый, чын саф татарча итеп сөйләшә, укый ала башлаган идек. Балаларыбыз, оныкларыбыз да, татарча сөйләшеп, җырлап, безне сөендерә башлаган иде.