11 февраль 2017 яңалыклары
-
Кышкы спартакиадада катнашучылар биатлонда көчен сынады
Оешма-предприятиеләр арасында кышкы спартакиада ярышлары бара. Бүген командалар Ык буенда узган биатлон бәйгесендә катнашты.
-
Әти-әниләр БДИ тапшырды
Бүген Мөслим лицее базасында әти-әниләр рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Шул рәвешле мөслимлеләр дә "Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне" акциясенә кушылды. Имтихан бирергә 30 әти-әни теләк белдерсә дә, үзләрен сынап караучылар кимрәк булды. Балалардан аермалы буларак, өлкәннәргә тест биремнәрен эшләү өчен вакыт та кимрәк бирелде. Имтиханга кайберәүләр баласының...
-
Сессия була
14 февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында III чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XV отчет сессиясе була. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Чаңгыда шуарга чыгабыз!
19 февраль көнне "Кояшлы Ык" ял зонасыда "Татарстан чаңгы юлы-2017" бәйгесе узачак. Чара иртәнге сәгать 10.00 да башлана. Җыелу урыны - Мөслимдәге Кооператив урамының элеккеге автовокзал тыкрыгыннан үтеп, парковка янында. Бәйгегә рәхим итегез!
-
Баланлы мәктәбе укучылары Халыкара һәм республика бәйгеләрендә җиңү яулый
Түбән Кама шәһәрендә "Үз тамырларыңны онытма..." исемле V Республика фәнни-гамәли киңәшмәсе узды. Баланлы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Алинә Кашифразова бу конкурста катнашып, сертификат белән бүләкләнде.
-
Юбилярларны тәбриклибез!
Районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Шәймәрданова Мөсәвәрә Сәлахетдин кызы (Мөслим), Ганиев Хатыйп Латыйп улы (Мөслим), Салихова Лена Хәсән кызы (Яңа Сәфәр), Хәлиуллин Суфиян Хәлиулла улы (Ташъелга) - 85 яшьлек, Дәүләтова Нурҗиһан Мөхәмәтнәҗип кызы (Михайловка), Кашапова Әлфинә Садри кызы (Олы Чакмак), Гыйльфанова Зөлфия Габдрахман кызы (Олы Чакмак),...