11 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Ун яман гадәттән арын
Телевизор карап йоклама. Хәзерге телевизорларны зарарсыз дип, никадәр генә сөйләсәләр дә, аның электромагнитлы нурланышында озаклап утырырга ярамаганлыгын һәркем белә.
-
Тырышкан – матур яшәр
Җирлегебездә кошчылык белән шөгыльләнүчеләр күп. Шуларның берсе – Илнар Закиров. Илдә үзгәрешләр башланган туксанынчы еллар уртасында ул, ныклы бер карарга килеп, үзенә эшләргә була.
-
Газ җиһазларынан дөрес файдаланыгыз
Газ мичләрендә, төтен юлларында штукатурка ярылган очракта шулай ук газдан файдаланудан тыелу зарур. Төтен юлларында һәм су җылыткычларындагы төтен юлларында мөстәкыйль рәвештә өстәмә шиберлар кую рөхсәт ителми.
-
Исәннәрнең дә, үлгәннәрнең дә кадерен белик!
Машинабыз яңа асфальт юлдан келтерәп кенә бара. Менә, Эчәбе чокыры үрен узып, калкулыкка күтәрелдек. Алдыбызда, урман артында, Елгабаш авылы күренде.
-
12 гыйнвар көненә һава торышы
Һаваның минималь температурасы төнлә -6..,-10 градус
-
Раштуа гөрләде. Фоторепортаж
Православие динен тотучы райондашларыбыз зурлап Раштуа бәйрәмен билгеләп үтте. 6 гыйнвар төнендә Рус Шуган авылындагы Изге Николай чиркәвендә иртәнгә кадәр гыйбадәт кылдылар. Исәннәр бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр кабызды. Бәйрәм икенче көнне авыл мәдәният йортында дәвам итте. Олысы-кечесе көндезге 12 сәгатьтә Раштуа чыршысы янына җыйналды.
-
Мөслимдә “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең зона этабы үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ
Бәйгедә Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай һәм Мөслим районнары мәктәпләре чыгыш ясады.
-
Җавап бирәсебез була
Бөтенесе дә төзекләндерү белән мәшгуль: агач, чәчәк утырталар, парклар, пляжлар ясыйлар, балалар мәйданчыклары урнаштыралар. Бөтен җирдә – чисталык, матурлык. Уңайлы, күңелле. Моның өчен бик күп акчалар тотыла. Ә менә кибетләр, балалар бакчалары янында иясез песиэтләрне беркем күрми яисә күрергә теләми. Балалар күрә, өлкәннәрнең мөнәсәбәтен дә күрә. Битарафлык, каты күңеллелек, хәтта рәхимсезлек. Моны балаларга ничек аңлатырга соң? Ничек аларны игелекле, ярдәмчел итеп тәрбияләргә соң?
-
Татарстанда Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны эзләү үзәкләре булдырылачак
"Хәрби дан клубы" хәрби хезмәткәрләр исемлекләре белән эшләү өчен Татарстан Хөкүмәтеннән финанс чаралар алды.
-
Котлыйбыз!
Тамьян авылында туып-үсеп, туган авылында гомер кичерүче кадерле әнкәебез Сабирова Мөкаттәрә Сабирҗан кызына 11 гыйнварда 95 яшь тула.