10 июль 2017 яңалыклары
-
Успение соборы - Татарстанның ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән өченче объекты
Успенский собор, расположенный на острове-граде Свияжск в Зеленодольском районе Татарстана, накануне на 41 сессии комитета в Кракове вошел в список Всемирного наследия ЮНЕСКО.
-
Иртәгә ут булмаячак авыллар ИСЕМЛЕГЕ белән танышыгыз
Иртәгә, 11 июль көнне, линияләрдә агымдагы эшләр бару сәбәпле, 9 сәгаттән 16 сәгатькә кадәр - Сикия авылында, 9 сәгать 30 минуттан 16 сәгатькә кадәр Крәш. Шуран, Каенсаз һәм Ташъелга авылларында ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
-
"Йортны яшен сугып, янгын чыкты"
Быелгы хәвефле җәй үз галәмәтләрен көн туган саен күрсәтеп тора: давыл, өермә, урамнарны су басу, кар-боз яву дисеңме... 8 июль көнне Биектау районының Ташсу авылында бер йортны яшен суга. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмый. Өй "дача" итеп кенә кулланыла икән. Материал http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66588-yortnyi-yashen-sugyip-yangyin-chyiktyi.html сайтыннан алынды.
-
"Күркәләр колорадо коңгызын көнбагыш урынына ашыйлар": Агу кулланмыйча, корткычлардан котылу ысуллары
Колорадо коңгызы һәм аның личинкалары аксым һәм протеиннан тора. Бу тавыклар семьялыгына керүче күркә һәм цесарка (Мисыр тавыгы) өчен бик кирәк, дип яза "Интертат.ру" сайты.
-
Синең кызларың, Мөслим! Лилия һәм Рәмис ГАЛИЕВЛАР турында
Халкыбыз элек-электән кул эшләре белән шөгыльләнгән. Йортка җан өрүче, матурлык иңдерүче гүзәл затларыбыз,гаиләсенең иминлеге, бөтенлеге өчен җан атып торучы ир-атлар гүзәл затларыбыз бүген дә әллә нинди кул эшләре белән дә шаккатыра. Сүзебез - Мөслимдә гомер итүче Лилия һәм Рәмис Галиевләр турында.
-
Гүзәл Удачина катнашында Мөслимдә гражданнарны кабул итү оештырылды
Бүген Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе вәкиле, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илсөяр Гарифуллина халыкны кабул итте.
-
Җәй уртасында - кыш! Саклаубашта кар яуган (ФОТОЛАР)
Табигатьнең ямьсез көне булмый, дисәләр дә, быелгы җәй аеруча күңелсез үтеп бара. Көн дә килеп яуган яңгыр кәефне төшерә. Әле дә ярый күршеләрдәге кебек аномаль күренешләр алып килми. Бүген, мәсәлән, Саклаубаш авылында кар яуган, дип хәбәр итә социаль челтәр кулланучылары.
-
Соңгы өч көндә 22 мөслимле югары кан басымы белән ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать иткән
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 85 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуның 22се - югары кан басымы, 7се - эчләре авыртып фельдшерларны чакырган.
-
"Мәк - 2017" операциясе төгәлләнде. Бер райондашыбыз административ сак астына алынган
Ел да ике этапта үткәрелүче "Мәк-2017"операциясе бу елны да зур масштабларда уза. Бүгенге көндә операциясенең беренче этабы төгәлләнде. Аның барышында наркотик үсемлек булган мәкнең кеше организмы өчен зыяны, мәк үстерүчеләрнең, әлеге үсемлек белән бәйле операцияләрдә катнашучыларның юридик җаваплылыкка тартылуы турында аңлату алып барылды.
-
"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсында тавыш бирү башланды
"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсында тавыш бирү башланды. Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйгедә 10 райондашыбыз катнаша. Алар безгә үзләренең сыйныфташлары белән төшкән фотоларын юллаган иде.
-
"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Тәнзилә Хатбуллина
"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Тәнзилә Хатбуллина. Менә нәрсә дип яза Тәнзилә апа мәктәп еллары турында.
-
Фәнисә Хәбибуллина фотосы белән танышыйк!
"Авыл утлары" газетасында кыңгыраулы мәктәп еллары турында конкурс игълан ителгәннән соң, күңелемнән һич китми сакланып йөри торган истәлек-хатирәләр , классташларым, яраткан укытучылар, мәктәбем, туган авылым, күңелемнән җуелмас бер мизгел булып, күз алдымнан йөгереп үттеләр, дип яза безгә Мөслимнән Фәнисә апа Гыйльметдинова - Хәбибуллина.
-
Күбәк урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән танышыгыз
Әлеге фотоны безгә Луиза Вәлиева юллаган. "Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсында алар 8нче номер астында катнашачак.
-
Алсу Латыйпова мәктәпне 2016 елда тәмамлаган сыйныфы белән таныштыра
"Мин, Латыйпова Ралина Расил кызы, 2016 елда Мөслим лицееның 11а сыйныфын тәмамладым. Гүзәл Рәхимҗановна җитәкләгән сыйныфыбыз бик тату һәм актив булды. Классыбыз җәмәгать эшләрендә дә, конкурс, олимпиадаларда да сынатмады: югары нәтиҗәләргә иреште. Мин үзем хәзерге вакытта Яр Чаллы педагогика университетының чит телләр факультетында белем алам. Мәктәптә укыган елларымдагы актив тормыш...
-
Мөслим гимназиясенең 4 Б сыйныфы укучылары өчен тавыш бирәбезме?
"Кыңгыраулы мәктәп еллары" конкурсының чираттагы катнашучысы - Мөслим гимназиясенең 4 Б сыйныфы укучылары. Фотоны безгә Рөстәм Гәрәйханов җибәргән.