9 декабрь 2015 яңалыклары
-
Мөслим - Мәскәү очрашулары
Бу атнада безнең районга эш визиты белән Мәскәү шәһәренең "Апостол" стратегик коммуникацияләр үзәгенең брендинг бүлегенең хезмәткәре Анастасия Колесникова. Район башлыгы Рамил Муллин белән бергә алар Мөслимнең үзәк урамында, "Пушкин" скверында булдылар. Шулай ук үзәк китапханәне, "Туган як"ны өйрәнү музеен да карадылар. Мәскәү кунагының төп максаты - Мөслимдә җитештерелгән товарны өйрәнеп,...
-
Язылырга ашык
-
Күбәк мәктәбе укучысы Эльвира Гатина Казаннан җиңү белән кайтты
7 декабрь көнне Казанда коррупциягә каршы юнәлештә булган республикакүләм иҗади конкурсларга йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Конкурска барлыгы 16 видеоязма, рус телендә 523 рәсем һәм плакатлар, 176 сочинение; татар, чуваш, удмурт һәм мари телләрендә 70 сочинение тапшырылган. Районыбызның финалистлары, Мөслим лицееның 3б класс коллективы һәм Күбәк урта белем бирү мәктәбеннән...
-
Поликлиникада барган ремонт финал өлешенә керде
Үзәк хастаханәнең поликлиника өлешендә капиталь ремонт эшләре финишка якынлашып килә. Идәннәргә плиткәләр белән ябештерелеп, стеналар буялып, ишекләр куелган. Инженерлык коммуникацияләре эшләнгән. Биредә сүз булачак лифт хакында барды, лифтны махсус Мәскәү шәһәрендә ясатып кайтаралар.
-
Район башлыгы Рамил Муллин ремонт баручы мәгариф учрежденияләрендә булып кайтты
9 декабрь көнне район башлыгы Рамил Муллин Мөслимдәге төзелүче һәм капиталь ремонт барган объектларны карады. Рамил Хамзович иң элек атлар клубы төзелеше белән танышты. Монда барган эшләрдән канәгать калды. Бүген күп кенә мәгариф учрежденияләрендә ремонт бара. Лицейда, мәсәлән актлар залының идәне алыштырыла. Анда һәм коридорларда плитка булачак. Бу эшләргә район...
-
"Пиано-Форум" фестивале үтте
9 декабрьдә Фәнис Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә яшь музыкантларның «ПИАНО-ФОРУМ-2015» фестивале үтте. Анда сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Язилә Кыямова, Регина Валеева, Айгөл Мустафина (укытучылары Румия Деникаева) hәм Эльвина Хафизова, Рената Демидова , Лилия Якубова Лилия фестиваль дипломнары белән бүләкләнделәр.
-
Геройлар көне
9 декабрь - Ватан геройлары көне. Шул уңайдан үзәк китапханәдә Мөслим лицееның 11 класс укучылары белән очрашу үтте. Аларга Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсән Шәриповның "Утлы еллар аша" һәм өч сугыш кичкән Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабына презентацияләр тәкъдим ителде. Чараны алып баручы үзәк китапханә директоры Лилия Садриева тыныч тормышта күрсәтелгән...
-
Районыбызда 11 ай эчендә 142 пар язылышкан
Ноябрь аенда җирлегебездә 17 сабый дөньяга аваз салган. Шуларның 10сы - малай, 7се - кыз бала. Ел башыннан туучылар саны - 179. 11 айда 291 кеше бакыйлыкка күчкән. Ел туйларга бай дияргә була: 142 пар язылышкан.Ни аяныч, таркалган гаиләләр дә шактый. Аларның гомуми саны 41гә җиткән.
-
15 гыйнвардан башлап машина йөртү хокукыннан азат ителү куркынычы бар
Киләсе елның 15 гыйнварыннан башлап, суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча азат итү мөмкинлеге алачак. Бу - машиналардан кала, су һәм һава транспортына да кагыла. Иң мөһиме: әлеге карарны кабул итү өчен бурычлы затның штрафлары 10 мең сумнан артыграк булырга тиеш. Агымдагы елның 11 аенда штрафларын вакытында түләмәгән...