5 май 2017 яңалыклары
-
Мөслим районының үлемсез полкы: Мирхаҗиян Арсланов белән танышыгыз
Мирхаҗиян Арсланов 1924 елда Үрәзмәт авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышына алар 1942 елның август аенда авылдан берьюлы 12 ир-егет чыгып китәләр. Сугышка кергәнче, Удмуртиядәге Малая Пурга шәһәрендә хәрби хәзерлек үтәләр. Аннан аларны Заполярьега җибәрәләр. М. АрслановТөньяк Норвегиянең Киркенес портын алуда катнаша, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Алар арасында "Совет Заполярьесын...
-
Музей хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Гыймазетдин Вәҗетдиновның тормыш юлын өйрәнде
Районыбызда Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алуга зур әзерлек бара. "Мөслим туган як музее" хезмәткәрләре районыбызның беренче Советлар Союзы Герое Гыймазетдин Вәҗетдиновның тормыш юлы, туган җирен өйрәнү максатыннан, Тат.Бүләр урта мәктәбе музеенда булып, геройның шәхси экспонатлары, гаилә архивы материаллары белән танышты. Соңыннан хезмәткәрләр Исәнсеф авылында булып, Гыймазетдин Вәҗетдинов бюстының бүгенге...
-
Свияжск утравы ЮНЕСКО исемлегенә кертелергә мөмкин
Город-памятник Свияжск в Татарстане может уже в 2017 году войти в список всемирного наследия ЮНЕСКО, сообщает РИА Новости. Летом в польском Кракове пройдет очередное заседание комитета всемирного наследия ЮНЕСКО.
-
Мөслим яшьләре арасында узган мини-яутбол ярышы нәтиҗәләре белән танышыгыз
Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан 30 апрельдә район яшьләре арасында мини-футбол буенча ярышлар оештырылды. Ул Мөслим лицееның спорт мәйданчыгында үтте. Уеннарда тугыз команда катнашты. Беренчелекне студентлар командасы яулады.
-
6-9 май көннәрендә Мөслимдә нинди һава торышы булачак?
6 май +3, +11, болытлы, урыны белән яңгыр, җил - көнбатыштан. 7 май +5, +9, аязучан-болытлы, урыны белән яңгыр, җил - төньяк-көнбатыштан. 8 май -2, +9, болытлы, җил - көнбатыштан. 9 май +5, +21, аязучан-болытлы, җил - көньяктан.
-
Бөек Җиңү көненә багышлана
-
Сугыш ветераны Хәертдин Мөхәммәтовка ТР Президенты котлауларын җиткерделәр
Җирлегебездә 17 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Сугыш чорында тылда хезмәт куючылар - 451 кеше, сугыш ветераннарының тол хатыннары 120 хатын-кыз исәпләнә.
-
Балалар республика хастаханәсендә үпкәгә ясалма вентиляция аппараты прокат пункты ачыла
Татарстанда Балалар республика клиник хастаханәсендә Россиядә беренче булып, өйдә куллану өчен үпкәгә ясалма вентиляция аппаратлары прокат пункты ачыла. Проект Русфонд ярдәмендә тормышка ашырыла, дип яза "Коммерсант".
-
9 май көнне ярминкәгә килегез
9 май - Җиңү бәйрәме көнне Мөслимнең үзәк өлешендлә ярминкә оештырыла. "Дуслар-клаб" артындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, вак фермерлар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк.
-
Бөек Җиңү көнен Мөслим ничек каршы алачак? (БӘЙРӘМ ПРОГРАММАСЫ)
Бөек Җинү көненә багышланган төп бәйрәм чарасы быел Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда үтәчәк.
-
Игътибар: яңа бәйге! "Узган гасыр солдаты"
9 май - Җиңү көне уңаеннан Мөслим матбугат үзәге яңа фотоконкурс игълан итә: "Узган гасыр солдаты". Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге бәйгегә сез узган гасырларда хезмәт иткән, армиядә булган якыннарыгызның фотоларын юллый аласыз. Күрик әле үзләрен! Узган гасыр солдатлары ничек киенде, нинди кыяфәттә булды икән? Әтиләрегез, абыйларыгыз, бабаларыгызның фотоларын барлагыз да...
-
Табиблар баш авыртуы турында: “Сәбәбен белмичә, дару эчмәгез”
Миңа 42 яшь. Минем башым еш авырта. Авыртканда, пенталгин эчәм һәм авырту басыла. Әмма дус кызым, баш даруын күп эчәргә ярамый, дип куркыта. Атна-ун көнгә бер баш авырту минем яшьтәге кеше өчен ул нормаль күренештер бит? Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл...
-
Безнең ветераннар Казанда хөрмәтләнәчәк
Казан шәһәрендә Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм тантанасында Мөслимнән район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге делегация катнаша. Делегация составында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмидулла Мөхәмәдиев, сугыш ветераннарының тол хатыннары, тыл ветераннары һәм локаль сугыш ветераннарының "Сугышчан дуслык" район оешмасы рәисе Данил Госманов та бар.
-
Сөт җитештерү буенча лидерлык кем кулында?
Район буенча 12168 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 4700е - савым сыеры. Агымдагы елның 1 маена район буенча 4989 тонна (апрель аенда 1286 тонна) сөт савылган. Сөтнең 1166 тоннасы "Туган як" агрофирмасында җитештерелгән. "Урожай" агрофирмасы - 1085 тонна, "Ык" агрофирмасы 951 тонна сөт савып алган.
-
Мөслимнең демографик хәле: туучыларга карый, үлүчеләр күбрәк
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, апрель аенда җирлегебездә барлыгы 10 бала туган. Сабыйларның алтысы - малай, дүртесе - кыз бала. Ай дәвамында 31 райондашыбыз (14 ир-ат, 17 хатын-кыз) якты дөнья белән хушлашкан. Апрельдә 9 пар никахларын рәсмиләштергән, 5 гаилә таркалган.