4 февраль 2016 яңалыклары
-
"Искиткеч вожатый" конкурсы
Лицей базасында 6-8 класс укучылары арасында "Искиткеч вожатый" конкурсы уздырылачак. Вожатыйлар жюрига "Визит карточкасы" дигән презентация тәкдим итәчәк, балалар оешмасы турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр. Педагогик ситуациядән чыгу юлларын күрсәтеп, зал белән уен да оештырачаклар. Әйдәманнар җырга-биюгә булган артистлык сәләтләрен дә күрсәтәчәкләр. Бәйгедә 11 вожатый катнашыр дип көтелә, араларында 1 егет...
-
Энгель Навапович 2016 елда балалар бакчалары төзелеше дәвам итәчәген, тагын биш ресурс үзәге ачылачагын искәртте
Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очрашу булды. Очрашуга мәгариф, сәламәтлек, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары килгән иде. Төп доклад белән мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов чыгыш ясады. Ул 2015 елда башкарылган эшләргә анализ ясады, 2016 елга планнар...
-
Лицей укучылары Казан шәһәренә Дәүләт Советына экскурсиягә бардылар
Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Парламент дәресләре" кысаларында "Парламент. Җәмгыять. Дәүләт " дигән темаларга җирлектә эшләүче депутатлар белән очрашулар оештырылган. Лицей базасында эшләп килүче "Лидерлык нигезләре" түгәрәгендә шөгыльләнүче 8-11 класс укучылары исә, Казан шәһәренә Дәүләт Советына экскурсиягә барганнар. Укучылар конференция залында кино караганнар,әлеге структураның библиотексында, музеенда булганнар, депутатлар...
-
ТР Эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышы узды
Башкалабыз Казанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов алып барган киңәшмәдә сүз Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны түләттерү дәрәҗәсе, районнарның ЮХИДИ бүлекләре җитәкчеләренә суд приставлары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә булган мөнәсәбәтләрен яңадан карап...
-
Соңгы тәүлек эчендә ашыгыч ярдәм бүлегенә 38 мөрәҗәгать булган
Ел башыннан район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә кискен респиратур авыруы, кискен респиратор вируслы инфекция һәм пневмония белән 487 чакыру һәм мөрәҗәгать булган, шуның 39ы гына да соңгы тәүлек эчендә. Бүгенге көндә 30 кеше район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә дәвалана. Аларның 21енә грипп, кискен респиратор авыруы, 7енә пневмония диагнозы куелган....
-
Мөслим сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары ансамбле лауреат
2-3 февраль көннәрендә «Кояшлы» сәламәтләндерү лагерендә «Рухият» фонды оештырган «Сандугач сайрар илем» исемле XIХ регионара балачак фестиваленең чираттагы туры үтте. Анда Мөслим сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге тынлы уен кораллары ансамбле «Ансабль»ләр номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат, Алмаз Шакиров «Саксафонда ялгыз уйнау» номинациясендә (укытучысы Рунар Шәяхмәтов) дипломант булды. Жюри комиссиясе укучыларның...
-
Аграр көллият студентлары диплом алды
Сарман аграр колледжының беренче санлы филиалында чыгарылыш кичәсе узды. Тракторчы-машинист, эретеп ябештерүче, пешекче-кондитер һөнәрләрен үзләштергән 52 укучыга алган һөнәрләре турында дипломнар тапшырылды.
-
Күңелләрегездә җылылык
Җирлегебездә 78 гаиләдә тәрбиягә алган 173 бала тәрбияләнә. Татарстанның төрле районнары, Ростов, Астрахань өлкәләреннән әти-әни назыннан мәхрүм булган сабыйлар Мөслим районында гаилә җылысын тапты. Шушы көннәрдә асрамага бала алырга теләк белдергән тагын өч гаилә Яр Чаллы шәһәрендәге педагогия институтына белем алырга җибәрелде. Алар әлеге уку йортында өч ай буе белем...
-
"Якташларыбызның якты эзләре"
-
Поздравление 03.02.2016