2 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Мөслимдә Коръән уку бәйгесе узачак
2016 нчы елның 6 ноябрендә Мөслимдәге үзәк мәчеттә районкүләм Коръән уку бәйгесе узачак. Ирләр һәм хатын-кызлар аерым төркемнәрдә ярышачак. Яшь чикләүләре юк. Катнашучылар Коръән китабыннан карап укыячаклар.
-
Фаит Шәймурзин форпостлыларга спорт инвентарьләре бүләк иткән
"Форпост" үзәге 14-20 яшьтәге һәм өлкәнрәк 299 мөслимлене берләштерә. Яшьләр биредә армия кул сугышы белән дә шөгыльләнә. Бу көннәрдә тренировкалар тагын да активлашты, чөнки үзәк спорт снарядларына баеды.
-
“Халык контроле”ндә – яңа категорияләр
2012 елдан республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшли. Ул проблемалар хакында хәбәр итү һәм аларны хәл итүне күзәтергә мөмкинлек бирә. "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы яңа категорияләр белән тулылана.
-
Казан Халыклар бердәмлеге көнен митинг-концерт белән каршы алачак
4 ноябрь көнне узачак концерт мәйданчыгы Кремль яр буенда, Игечеләр сарае скверы каршында урнашачак.
-
Мөселман кызлары ярышты
27 октябрь көнне Мөслимдә мәктәп яшендәге балалар өчен Әхмәдһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" китабы буенча бәйге узды. Ике атна дәвамында әзерлек дәресләрендә катнашкан балалар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
-
Пенсия тупланмасын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергәме?
Пенсия тупланмаларын Россия пенсия фондыннан күчерергә җыенучы гражданнар игътибарына!