2 май 2017 яңалыклары
-
Күбәк мәктәбе укучыларының чираттагы җиңүе
Бөгелмә шәһәренең 7 санлы гимназиясендә "Яшь филолог" республикакүләм филологик фәнни-гамәли конференциясе үтте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе, Бөгелмә шәһәренең 7 санлы гимназиясе белән белән оештырылган чарада Күбәк урта мәктәбеннән дә ике укучы катнашты.
-
Район ветераннар советы өмәгә чакыра
Район ветераннар советы, һәрьелдагыча, мөслимлеләрне өмәгә чакыра. Иртәгә, 3 май көнне район үзәгенең Кооператив урамында урнашкан иске зират территориясендә җыештыру, агач утырту эшләре башкарылачак. Мөслимлеләрне әлеге чарага тырма, көрәк белән чакыралар.
-
"Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсында тавыш бирүнең соңгы көне
Матбугат үзәге игълан иткән "Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсында тавыш бирүнең соңгы көннәре төгәлләнеп килә. Катнашучылар арасында иң тату сыйныф исемен иртәгә, 3 май көнне билгелиячәкбез.
-
ЮХИДИ инспекторы Руслан Бикмурзин гаиләсе белән смотр концертында катнашты
Башкаланың ДАИ идарәсендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотры узды. ДАИ хезмәткәрләре гаиләләре арасында үткәрелгән бәйгедә Мөслим районы дәүләт автоинспекциясенең өлкән инспекторы Руслан Бикмурзин гаиләсе дә катнашты.
-
Марат Әхмәтов: "Мөслимдә текә борылыш елы"
Әлеге җөмләне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мөслим җирендә узган очрашу вакытында әйтте. - Быел Мөслимдә яхшы якка зур үзгәрешләр ясалган. Бүгенге очыш вакытында кырларда эшнең оештырылганлыгы күренде. Басуларда 100 дән артык техника эшли. Димәк булачак иген уңышына ныклы нигез салына. Быел республикада авыл хуҗалыгы буенча...
-
Янгынга каршы режим дәвам итә. Мөслимдә чүп үләне яндырган 8 кешегә штраф салынды
Республикада 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим кертелүе хакында хәбәр иткән идек инде. Бәйрәм ялларында районда шәхси секторда рейдлар узды.
-
Конфедерацияләр Кубогы паспорты белән Казанда узачак «Рубин» - ЦСКА матчына кереп булачак
Игра чемпионата РФПЛ между «Рубином» и «ЦСКА» пройдет 17 мая в Казани и станет тестовым матчем Кубка конфедераций: в рамках этой игры будут апробированы системы пропуска болельщиков на стадион, транспортная схема города в дни матчей турнира и другие сервисы. Паспорт болельщика Кубка конфедераций и бесплатный билет на матч чемпионата РФПЛ...
-
Яңа төр республика программаларында катнаш!
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2018 елда эшләячәк республика программаларын төзи башлады.
-
Синең кызларың, Мөслим! Шәфыйкова Йолдыз Габдрахман кызы 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
- Йолдыз Габдрахмановна, ташламалы дарулар кайтмадымы әле? - Балакаем, буыннар сызлап тора. Берәр дару юкмы? - Йолдыз... Кемнәр генә мөрәҗәгать итми аңа? Барысына да дару кирәк, киңәш кирәк.
-
Татарстан Президентының хезмәт хакы күпме?
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең һәм гаиләсенең 2016 елдагы керемнәре турында хисап тотты. Республика лидеры узган елда 7 млн 509 меңнән артык керем алган. Шул ук вакытта аның җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова 2 млрд 350 млн 681 мең сумга якын акча эшләгән. Татарстан Президенты хатынын милке булып 263,2 квадрат метрлы торак...
-
Машина йөртү буенча имтихан алучыларга 1 майдан яңа таләпләр куела
РФ Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр итүләренчә, хәзер экзаменатор транспорт чаралары белән идарә итүне камил белергә һәм кешеләр белән аралашуда тиешле күнекмәләргә ия булырга тиеш. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендәге теоретик белемнәрдән тыш, имтихан алучы транспорт чаралары белән идарә итүне камил белергә һәм кешеләр белән аралашуда тиешле күнекмәләргә ия булырга тиеш....
-
Татарстанда зур фаҗигада 5 кеше һәлак: арада 5 айлык бала да бар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Һәлакәт Казан - Ульяновс юлының 38 нче чакрымында булган. Бу хакта коткару хезмәтенә 17.50 сәгатьтә хәбәр керә. Юлда «Пежо», «Форд Фокус» һәм «Лада Приора» машиналары бәрелешә. Соңрак ачыкланганча, һәлакәттә 5 кеше, шул исәптән биш айлык баланың гомере өзелә. «Татар-информ»га...
-
"Бездә кунакта" Район башлыгы Рамил Муллин белән әңгәмә
-
Баланлыда карга боткасы пешерделәр
Баланлыларның активлыгына ушың китәр. 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме көнендә дә алар карга брткасына җыелды. Җирлек башлыгы Илүсә Исламова, авыл клубы мөдире Фәния Хафизова балалар белән ботка ашады, уеннар оештырды. Кыскасы, саф һавада яшь баланлылар күңел ачты.
-
Гимназиялеләр бөтенроссия Президент ярышларында җиңде
Мөслим гимназиясенең 7 в классы укучылары "Президент бәйгеләре" Бөтенроссия укучылар ярышының Түбән Кама шәһәрендә үткән Республика турында "Авыл мәктәпләре" номинациясендә беренче урынны яулады. Җитәкчеләре - Дамир Шәйхетдинова. Укучылар сентябрьдә Анапа шәһәрендә Бөтенроссия этабында республика данын яклаячаклар.