2 март 2016 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгының киңәшмәсе үтте
Бүген район хакимият бинасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә район башлыгы Рамил Муллин, Органик групп җәмгыяте генераль директоры Илдар Гимадиев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә алдыннан Илдус Харисович мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм...
-
26 кышкы спартакиада кысаларында суперфинал уеннарында шорт-трек буенча ярыш узды
Шорт-тректа иң яхшы результатны күрсәтеп һәм абсолют чемпион исеменә район Башкарма һәм Советы командасы лаек булды. Рәсемдә җиңүче команда.
-
Татарстанда өч яшьлек бала шакшы су чокырына төшеп үлгән
25 февральдә Азнакай районы Урсай авылында килеп чыккан хәл башкалар өчен гыйбрәт булсын иде. Якыннарына сабырлык кына телибез. Хокук саклау органнарыннан KazanFirst хәбәрчесенә җиткерүләренчә, бала ишегалдында 20 яшьлек абыйсы белән уйнап йөргән. Телефонының батареясы "утыргач" абый кеше телефонны зарядкага куярга теләп, өенә кереп киткән. Ә ул арада уйнап йөргән бала...
-
Синоптиклар һава торышы начараю турында искәртә
Татарстан синоптиклары 2 марттан 4сенә кадәр һава торышы начараю хакында искәртә. Бүген үк кичкә таба тизлеге 15-16 м/с булган җил булуы көтелә. Иртәгә болытлы һава, урыны белән кар яки карлы яңгыр ява. Температура төнлә 2-7°C салкын, көндез 1-3°C җылы. Юлларда бозлавык, җилнең тизлеге 16 м/с. 4 мартта шулай ук карлы...