1 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Тәмлетамак. Ял көннәрендә гөбәдия белән сыйлана аласыз
"Гөбәдияне яратмаган кеше юктыр ул. Балаларым - аның кортын, үзем камырын яратып ашыйм. Кунакка бара башласаң да, бәйрәм табыны өчен дә менә дигән ризык ул гөбәдия! Мин аны соңгы арада зур бәлеш формасында түгел, ә кечкенә порцияләр белән пешерә башладым," - ди Мөслимдә яшәүче Наилә Шәгалиева.
-
Якташыбыз Рөстәм Гыйлфановның "Яшь наратлар" җырына клип
Яңа гына табадан төшкән видеоклипны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Клипмейкер - якташыбыз Айдар Әхмәтҗанов.
-
Укучыларыбыз яза. Мөслимнең ак әбисе
Мөслим авылында яшәүче Фәрдия апа Мәүләветдинова – бик күпләрнең ихтирамын һәм хөрмәтен казанган, рәхмәтен алган изге күңелле кеше. Кайгы-борчуда да, шатлыкта да кешеләр арасында ул.
-
“Зур этнографик диктант” агарту акциясе үтте. Фоторепортаж
Акциягә Россия субъектларында яшәүчеләр генә түгел, чит илдә гомер итүчеләр дә кушылды. Акция Халыклар бердәмлеге көненә багышлап оештырылды.
-
2 ноябрь көненә һава торышы
Урыны белән кар, буран. Юлларда бозлавык.
-
Подписка бара!
2020 нче елның беренче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары”, “Сельские огни” газеталарына язылу бара.
-
Иң яхшы мәктәп
Татарстаннан әлеге исемлектә бер-ике генә мәктәп бар.
-
Тюльпанны декабрьдә утыртсаң да ярый
Чәчәк яратучылар еш кына “Тюльпанны кайчан утыртырга, язынмы, көзенме?” кебек сораулар белән уйлана. Язын утыртканы соң чәчәк ата. Ә көздән утыртканнары яз башында ук чәчәк белән сөендерә.
-
Матурлыкны саклыйк!
Мөслимебезнең матурлыгы, җирлегебезнең төзеклеге турында сөйли башласаң, кайберәүләр: “Ачуымны чыгарма әле!” – дияргә ярата. Эчендәге тышында булган андый кемсәләр матурлыкка куркыныч тудырмыйдыр, дип беләм. Ә бар шундыйлар: күпме көч түгеп тудырылган матурлыкны туздырып, төбе-тамыры белән йолкып атудан да курыкмый.
-
Ярминкәгә килегез!
4 ноябрь көнне Мөслимнең Банк урамында бәйрәм ярминкәсе оештырыла.
-
Яңарабыз, төзекләнәбез
Михайловка авыл җирлегенең бүгенге яшәеше, халыктан җыелган үзара салым акчасына башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар хакында авыл җирлеге башлыгы Роберт ИСЛАМОВ белән әңгәмә кордык.