Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Тукайның 70кә якын тәхәллүсе булган

Тукай тормышында хатын-кызлар булганмы? Җаекта яшәгән елларында Тукайның ошатып йөргән ике-өч туташы булуы турында язалар һәм аларның барысының да исемнәре Фатыйма булуын искәртәләр. Ә инде Казанга күченеп килгәч, шагыйрь күңеленә һәм иҗатына йогынты ясаган туташлар исемлегендә бары тик Зәйтүнә Мәүлүдова гына була. Зәйтүнә Тукайның замандашы һәм дусты – язучы Фатих Әмирханга туган тиешле була.

Тукай тормышында хатын-кызлар булганмы? Җаекта яшәгән елларында Тукайның ошатып йөргән ике-өч туташы булуы турында язалар һәм аларның барысының да исемнәре Фатыйма булуын искәртәләр. Ә инде Казанга күченеп килгәч, шагыйрь күңеленә һәм иҗатына йогынты ясаган туташлар исемлегендә бары тик Зәйтүнә Мәүлүдова гына була. Зәйтүнә Тукайның замандашы һәм дусты – язучы Фатих Әмирханга туган тиешле була. Шуңа күрә Тукай белән Зәйтүнәнең танышуына сәбәпче дә – Фатих Әмирхан. Тукай белән Зәйтүнә өч мәртәбә очраша. Һәр очрашу кыенлык белән уза: Тукай йә чыгып китә, йә салкынлык күрсәтә. Ләкин бер кичә алдыннан ул Зәйтүнәгә контрамаркамы, билетмы бирә, очрашырга сөйләшәләр, ләкин очраша алмыйлар. Зәйтүнә Казаннан күченеп киткәндә Тукай аны озатырга төшмәкче була, ләкин соңарган дип әйтәләр, ул пристаньга төшә алмый. Бер яктан, Тукай Зәйтүнәгә битараф булмаган, икенче яктан, сәламәтлеге булмау, күзендәге табы аркасында мәхәббәт хисләрен куертудан үзен-үзе тыеп торган.
 Тукай вафаты алдыннан нәширләрдән алырга тиешле 500 сум акчасын ике сәләтле баланы рус уку йортларында белем алыр өчен сарыф итәргә дип васыять итә. 1913 елда Петербургның мөселман хәйриячелек җәмгыяте вафат булган Габдулла Тукаев истәлегенә сәләтле балалар өчен һәркайсы 100әр сум булган махсус ике стипендия дә булдыра.
Шагыйрь исән чакта 22 исемдә 46 китабы, ә 1917 елга кадәр 72 китабы 221900 нөсхәдә нәшер ителгән.
Тукай вафат булган көнне Казанда рәсми булмаган матәм көне игълан ителә. Шәһәрдәге кибетләр, заводлар эшләмәгән. Фабрикаларда кыска эш көне игълан ителгән. Бу көнне мәктәп-мәдрәсәләрдә укулар туктатылган. Ул заман өчен хатын-кызларның зиратка баруы тыелган булуга карамастан, татар хатын-кызлары гимназиясен оештыручы Фатиха Аитова укучы кызларга Тукайны күмәргә барырга рөхсәт бирә.
 Тукай вафатыннан соң Казанда тышлыкларына Тукай сурәте төшерелгән конфетлар, шәм, сабын чыгара башлаганнар. Тукай музеендагы экспонатлар арасында шагыйрь сурәте төшерелгән конфет тышлыгын әле дә күреп була. Әлеге конфетларны Казан сәүдәгәре Вәлиулла Ибраһимовның Шамил йортында урнашкан “Альфа” кондитер фабрикасы чыгарган (1913).

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев