Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Песнәкләр

Песнәкләр сайраучы кошларга керәләр. Бу кечкенә кошларның озынлыгы – 8-16 см. Аларның каурыйлары куе һәм йомшак, бу аларны каты салкыннардан саклый.

Алар туры, кыска, очлы томшы-клары, нык аяклары белән аерылып тора. Тырнаклары эчке якка кәкрәйгән. Канатлары да кыска. Аларның даими яшәү һәм ау урыны – урман.

Нигездә бөҗәкләр, орлыклар, ә кайберләре личинкалар белән генә туклана, нәкъ менә шуңа күрә алар безнең бакча агачлары һәм яфраклы урманнар өчен файдалы да.

Бу семьялыкның бер төре – зур песнәк. Гәүдәсе озынлыгы 16 сантиметр. Очкан чакта канатлары киңлеге 25 см. Ачык яшел-сары-зәңгәр һәм кара төсе белән аерылып тора. Башы, муены, койрыгы һәм түше кара, яңагы ак төстә. Бу тере, тынгы белмәс, кызыксынучан, сугышырга да ярата торган кош. Песнәк үзенең күп вакытын агач ботакларында үткәрә, ерак араларга очудан тыела, җиргә туклана торган әйбер тапканда гына төшә. Кыш башланыр алдыннан ау вакытында үткен тырнаклары белән кирпеч стенага да куна, калай түбә читендә тукталып игътибар белән күзәтә һәм кайчакта йоклаган чебеннәр таба.

Песнәк – батыр да, куркак та кош. Үзеннән көчсезләр белән сугыш башларга күп сорамый, ә инде көчлерәк кошлар күренгәндә шунда ук хәвефле авазлар чыгарып бу урыннан очып китә.

Алар кешеләргә ияләнә. Ике-өч айдан соң кулдан азык ала башлыйлар, әгәр бер урында озаграк басып торсаң – тагын азык эзләп киләләр һәм кулга куналар.

Песнәк – комсыз кош. Җәйге чорда ул үз авырлыгындагы азыкны ашый, шуңа күрә кышкы көннәрдә өстәмә азык бирү таләп ителә, аңа көнбагыш, кабак орлыгы, тары һәм сало (тозланмаган) керә.

Кышкы чорда өстәмә ашатмаганда язга ун песнәкнең берсе генә исән кала. Шуңа күрә уңайлы урыннарга җимлекләр куярга һәм аларга көн саен азык өстәргә кирәк.

Песнәкләр – файдалы кошлар. Алар бакча агачларындагы һәм урман массивларындагы корткычларны юк итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев