Көлү файдалы
Бу кызыклы

Көлү файдалы

Көлүнең сәламәтлеккә файдалы икәнлеген галимнәр күптән раслаганнар инде

Балалар өлкәннәрдән 20 тапкыр ешрак көлә. Үсә барган саен, елмаю, тормыштан канәгатьлек хисе кими бара, Ә бу - күңел төшенкелегенә, депрессиягә китерә, сәламәтлекне какшата. Көлгәндә, муен, күкрәк, арка мускуллары, диафрагма хәрәкәткә килә. Шулай ук авырту басыла, стрессларга каршы торучанлык арта.

Көлү баш мие эшчәнлеген активлаштыра, үпкәләрне ныгыта (хәзерге коронавирус пандемиясе вакытында бу аеруча мөһим), ашкайнату эшчәнлеген, кан әйләнешен яхшырта, иммунитетны күтәрә, матдәләр алмашы активлаша.

Фото - Татар-информнан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев