Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Бит кызару

Калкансыман бизләрнең эшчәнлеге нормаль булмаган очракта кан тамырларының сизгерлеге арта.

Калкансыман бизләрнең эшчәнлеге нормаль булмаган очракта кан тамырларының сизгерлеге арта, ягъни организмның әйләнә-тирә мохиткә реакциясе кискенләшә. Бигрәк тә кайнар чәй яки кофе эчкәч, урамга яисә халык алдында чыгыш ясарга чыккач, битләр кызарып янарга керешә. Мондый чакларда адреналин күп бүленеп чыкканлыктан, кан тамырлары кисәк киң­әергә мәҗбүр була. Киңәйгән кан тамырларының бу халәте озакка сузыла, чөнки тамырлардагы кан әйләнеше акрыная һәм беренче рәвешенә кайту процессы да бик сүлпән бара.

Бу хәл, гадәттә, 30-40 яшьлекләр арасында күзәтелә. Кызганычка каршы, авыруның сәбәпләре әле дә ахыргача ачыкланып бетмәгән. Мондый авыруга күп очракта ак тәнле кешеләр дучар була. Кайбер хатын-кызларның менопауза (күрем туктау) чорында да битләре гел кызарып янып торырга мөмкин. Кояш астында озак йөрү, бизәнү әйберләре кулланганда бит тиресен көчле ышкулар һәм тәмләткеч салынган азыклар - барысы да бит тиресе кызаруга сәбәп булып тора ала. Кайнар душ астында, сауна, мунчалардан соң да  кан тамырлары кир­әгеннән артык киңәяләр. Бу көн буена сузыла.

Бит тиресенең кызаруын киметү өчен беренче чиратта сабынлан­ган губка, мунчала белән аны ышкып юудан тыелыгыз. Битегезне һәрвакыт бармак очларыгызны тидерер-тидермәс кенә йомшак са­бын белән юыгыз. Юганнан соң яхшылап үтүкләнгән җиңел сөлгене битегезгә ябып торып кына сөртегез. Тиредә җитәрлек дым булдыру­чы йомшак лосьоннар кулланыгыз. Ә менә спирт белән ышкуны бөтенләйгә онытыгыз.

Тагын шунысы да бик мөһим - азыкларны кайнар килеш ашарга тырышмагыз, чөнки кайнар һәм тәмләткечләр салып пешерелгән әчкелтем ризыклар кан тамырларының киңәюенә китерә. Битегезне һәрвакыт салкын су белән юарга һәм киң җәмәгатьчелек каршында үзегезне иркенрәк тотарга киңәш ителә.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев