Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Атлар авыз аша сулыш ала белмиләр

Ат үзен һәм моңа кадәр күргән җан ияләрен фотога карап таный ала икән. Бу – исбатланган факт.

Атлар авыз аша сулыш ала белмиләр. Бары тик борын белән генә сулыйлар.
Атның колаклары төрле якка караган булса, аның күзләре дә бу минутта ике якны берьюлы күзәтә, дигән сүз. 
Атлар баллы ризык ярата. Бер шикәр кисәге һәм бер әчкелтем нәрсә тәкъдим итеп карасаң, билгеле, ул шикәрне сайлаячак. 
Атның колак артына кагылып, аңа салкынмы, юкмы икәнен белеп була. Бу урында салкын булса, димәк атка да салкын. 
Атлар музыка ярата. 
Ат үзен һәм моңа кадәр күргән җан ияләрен фотога карап таный ала икән. Бу – исбатланган факт. 
Алар бал кортларыннан курка. 10-20 бал корты берьюлы чакса, ат үлә. 
Хамелеон күзләрен бер үк вакытта төрле якка йөртә ала.
Бөркет сәгатенә 250 километр тизлек белән оча ала.
Тавис кошы – әтәчнең бик якын туганы. Ул тавыксыманнар арасында иң матур кош дип санала.
Фламинголарның матур төсе аларның каротинга бай суүсемнәр ашаулары белән бәйле.
Байбак (сурок) куркыныч янаганда сызгыра.
Һиндстанда 50 миллион маймыл бар.
Ламаларның тоягы юк.
Дикобразның баласы йомшак энәле булып туа. Ләкин бер-ике көннән энәләр катылана.
Дөя 2 атна сусыз тора ала.
Эму дигән кош артка таба йөри алмый.
Кызыл пандалар үзләренең йомшак койрыкларын җылыну өчен өсләренә ябалар.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев