Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елгы вакыйгалар турында языла

15 май
Көрәш дәвам итә
Шытымнар чыкканда чәчүлекләрне катоклау һәм тырмалау уңыш өчен көрәштә зур роль уйный. Механизаторларыбыз әлеге чараларны вакытында үткәрүгә җитди әһәмият бирделәр. Бу эш 2000 гектарга якын мәйданда башкарылды. Бодай, арпа, борчак культуралары чәчүлекләрен тәрбияләүдә Ф. Гыйльметдинов, Ә. Закиров, Г. Морзаханов, ә чөгендер плантациясен эшкәртүдә К. Гарипов һәм И. Әрдәширов иптәшләр аеруча өлгерлек күрсәттеләр. Кичә звено җитәкчесе Нәдип Рәфыйков кукуруз чәчүгә кереште һәм беренче көнне үк норманы арттырып үтәде.
Ф. Сәхипгәрәев,
“Урал” колхозы 
председателе.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев