Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елгы вакыйгалар турында языла.
6 май, 1982 ел
Өлгерлек күрсәтәләр
Хуҗалык механизаторлары язгы кыр эшләрен оешканлык белән дәвам итәләр. Иртә культуралар чәчү 1410 гектар мәйданда үткәрелде. Коммунист Евгений Леснов, Николай Юшков механизаторлар арасындагы ярышта алда баралар. Алар ДТ-75 тракторы белән көн саен смена нормасын арттырып үтәделәр. Е. Леснов эш башыннан барысы 156 гектарда чәчү үткәрергә өлгерде инде. Сабан бодае чәчүдә Владимир Симонов, Михаил Котков Т-4А тракторыннан җитештерүчән файдаланалар. Уңган игенчеләр смена нормасында каралган 37 урынына 50 гектардан артык чәчәләр.
А. Жданова.
“Маяк” колхозы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев