Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 ел вакыйгалары чагыла
Яңа елга әзерлек
Безнең Әмәкәй урта мәктәбендә моңа хәзерлек күптән башланды. V класс пионерлары “Исәнме, Яңа ел” дигән монтаж куярга җыеналар. Башка класслар үзләренең иң яхшы җырчыларын, биючеләрен, нәфис сүз осталарын кичәдә чыгыш ясарга әзерли. Башлангыч класслар үзләре укыган бүлмәләргә бәйрәм төсен күптән керттеләр. Газеталарга конкурслар башланды. Рәсем конкурсы дәвам итә. Тиздән без мәктәбебезнең иң матур һәм эчтәлекле стена газеталарын, оста куллы рәссамнарын беләчәкбез. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.
Тәнзилә Миркаева.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев