Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елгы вакыйгалар чагыла

21 ноябрь. Үзешчәннәр уңышы.

Авылыбыз үзешчәннәре безне, күптән түгел генә Х. Вахитның “Ике килен-килендәш” пьесасын сәхнәләштереп, тагын бер кат шатландырдылар. Аларның әсәрне хәзерләүгә зур көч куюлары, ныклы әзерлеге сәхнәдә барган тамашада ачык күренде. Тамашачылар ирле-хатынлы Хановларның, Сәхәбетдинов, Шәйхетдинова, Галиев, Ямалиева, Солтанов иптәшләрнең уйнавын яратып кабул иттеләр, үзешчәннәргә уңышлар теләделәр. Алардан тагын да матур әсәрләр көтеп калуларын җиткерделәр.

Р. Ганиева. Вәрәшбаш авылы.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев