Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елгы вакыйгалар чагыла.

14 ноябрь
Кросс җиңүчеләре
Күптән түгел Метрәй урта мәктәбендә җиңел атлетика буенча кросс узды. Беренче булып стартка X “А” сыйныфы кызлары чыкты. Кызлар арасында 500 метрлы дистанцияне 1 минут 44 секунд эчендә йөгереп узган Рамилә Хәйруллина җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны IX “А” сыйныфы укучылары Шәяхмәтова белән Гыйләҗева бүлештеләр. Егетләр 1 километр дистанциядә ярыштылар. Катлаулы дистанция булуга карамастан, спортчылар яхшы гына нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мәктәп чемпионы исемен трассаны 
3 минут 5 секунд эчендә йөгереп узган 8 класс укучысы А. Хәкимов яулады. М. Корбиев һәм И. Ширяев икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
М .Дәүләтшин.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев