Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елгы вакыйгалар чагыла
2 ноябрь. Уңышлы эшлибез.
Унынчы бишьеллыкның өченче елы планнарын үтәү өчен көрәшеп, Киров исемендәге колхозның Мөслим бригадасы игенчеләре Октябрьнең 61 еллыгын дәүләт амбарларына 17000 центнердан артык бөртек салып каршылыйлар. Шуның эченнән 1357 центнер карабодай, 7996 центнер арыш тапшырдык. Икмәк тапшыру бүгенге көндә дә дәвам итә. Бу уңышка ирешүгә “Сельхозтехника”ның район берләшмәсеннән ярдәмгә килгән шоферлар Әхкыям Җәләлов, Фазыл Барыев һәм үзебезнең хуҗалыктан Данил Шәрәфиев, Рәшит Хафаев, Рөстәм Егоров зур өлеш керттеләр. Ындыр табагында эшләүчеләрнең хезмәте мактауга лаек. Биредә һәрчак югары хезмәт җитештерүчәнлеге сакланды. Аеруча Мәдинә Нәҗмиева, Мәдинә Гыйниятуллина, Хәнифә Мостафина, Заһир Мөхлисуллин, Сәрвәр Фәттахов иптәшләр зур тырышлык белән эшләделәр.
Д. Хафизов.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев