Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана.

26 октябрь

Соңгы гектарлар

Быел урып-җыю моңарчы күрелмәгән гадәттән тыш авыр шартларда алып барылды. Бүген дә көпчәкләр белән телгәләнгән, тирән буразналар белән ярылган басуларга бөртек комбайннары чыкты. “Михайловка” совхозы механизаторлары игеннәрнең соңгы гектарларын суктырырга керештеләр. Көннең аяз чагы быел еш кабатланмый. Шуңа күрә барлык 18 агрегат та, мөмкинлек булганда, җитештерүчәнрәк эшләргә тырыша. Аерым көннәрдә бөртек ташуга Т-150 кебек куәтле техника куела. Бүгенгә 5855 гектарда бөртеклеләр уңышы суктырып алынды. Бу барлык мәйданның 98 проценты дигән сүз.

Ә.Харисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев