Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
2 ноябрь. Октябрьгә бүләгебез.
“Кызыл Октябрь” колхозы хезмәт ияләре Бөек Октябрь социалистик революциясенең 61 еллыгына олы хезмәт бүләкләре белән киләләр. Быелгы һава шартларының капризларын хуҗаларча җиңеп, игенчеләребез дәүләткә икмәк сату планын үтәп чыгуга ирештеләр. Икмәк кабул итү пунктына барлыгы 23300 центнер ашлык озатылды. Терлекчеләребез дә үзләре алдында зур җаваплылык хисе тоеп эшләделәр, нәтиҗәдә 2908 центнер ит реализацияләнде. Бу – еллык планга карата 101 процент дигән сүз. Ит тапшыру дәвам итә. Мөмкинлекләрне исәпләп карагач, бу санны Октябрь бәйрәменә кадәр 3100 центнерга җиткерергә булдык. Сөт сату планын да шушы көннәрдә үтәячәкбез.
Ф. Гыйздәтов, экономист.
Фото: "Мөслим-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев