Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

28 октябрь. Булдыклы машина экипажы

Абыйлы-энеле Рөстәм һәм Рәсим Мәдишиннар – әле яшь механизаторлар. Әмма хезмәт һәм җәмәгать тормышында актив катнашулары белән колхозыбызның күпсанлы коллективының лаеклы әгъзалары булып саналалар. Шушы көннәрдә алар СКД-5 комбайннары белән йөзгә якын гектарда борчак суктырдылар, 236 гектар мәйданда игеннәрне җыеп алдылар һәм 5000 центнер урынына 5500 центнер ашлык суктырдылар. Шуннан соң да абыйлы-энеле Мәдишиннар ялга җыенмадылар. Үз теләкләре белән, урып-җыюны төгәлләргә булышу өчен, күрше К.Маркс исемендәге колхоз игенчеләренә ярдәмгә киттеләр.

И. Җиһангиров, “Урожай” колхозы партком секретаре.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев