Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
14 октябрь
Соңгы штурм
“Шуган” совхозы игенчеләре басуларда соңгы штурмга керештеләр. Бөртеклеләрне суктыру төгәлләнү алдында – нибары берничә дистә гектар җирнең уңышын җайнап аласы калды. Туңга сөрүче 8 механизаторыбызның да уңышлары күпләрне сокландырырлык: алар план буенча 2279 гектар җирнең туфрагын эшкәртергә тиешләр иде, бу эшне бары 200 гектарда гына башкарасы калды. Кырлар баһадиры – К-700 тракторын иярләүче Альянус Вәлишин исәбенә эшкәртелгән мәйданның дүрттән бер өлеше туры килә. Эш башыннан 620 гектар мәйданда буразналар сызган бу уңган игенчебез көнлек нормасын даими рәвештә 150-180 процентка үтәп бара.
Р. Шәгалиев, экономист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев