Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
17 октябрь
Көн тәртибендә - кичектергесез бурычлар
15 октябрьдә “Калинин” исемендәге колхозда хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнары һәм инженерлары, партия-совет активы катнашында семинары узды. Семинарда катнашучылар чылбырлы тракторлар белән агрегатланган ашлык суктыру комбайннарының ашлык суктыру барышы белән таныштылар, салам җыюда эшләүче сцепка СП-16 агрегатын эшен карадылар, бөртек киптерүдә кулланылучы җылылык генераторларының эше, техниканы кышкы саклауга урнаштыру ысуллары белән таныштылар. Район Советы башкарма комитеты рәисе Г. Хафизов хуҗалыкларның бүгенге эшчәнлегенә анализ ясады һәм бурычларга тукталды. Йомгаклау сүзе белән КПСС райкомының беренче секретаре Р. Хәбибуллин чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев