Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

10 октябрь. Комбайн белән генә алдык. 

Быел чөгендерне техника белән генә алырга планлаштырган идек. Ниятебезгә ирештек: 5 комбайннан торган звено 150 гектар мәйданның шикәр чөгендерен алды инде. Югары Табын бригадасында 90 гектар би-ләүче татлы тамырның хуҗасы – Ә.Садриев. Ул үзе чәчеп, тәрбияләгән плантациянең уңышын җыйнауда да сынатмады. КСТ-6 агрегаты белән 64 гектар мәйданнан шикәр чималы озатты. Бу уңганыбыз исәбенә туры килгән тулай җыем 19,312 центнер тәшкил итә. Тугаш һәм Түбән Табын бригадаларында эшләүче Җ. Харисов, Ф. Вәлиев, Д. Галиев, М. Насыйровның да күрсәткечләре азга гына ким.

М.Әмиров, Вахитов исемендәге колхозның партком секретаре.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев