Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
7 октябрь. Безнең бүләк.
Безнең “Алга” колхозы урып-җыю-транспорт звеноларының оста маневр ясаулары, эшне дөрес оештыру, механизаторларыбызның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, игеннәрне суктыруны төгәлләде. Хуҗалык ашлык сату буенча план-заданиене үтәү алдында: дәүләт амбарларына 22138 центнер бөртек озатылды инде. Шушы үрләрне яулауда үземнең өлешем барлыгын тою миндә зур горурлык хисе уята. 5935 центнер бөртек суктырдым. Дөрес, Торыш бригадасы буенча беренче урынга чыксам да, Миргарифан Миргазиянов, Тимерхан Әгъләмовтан (алар Симәктән) калыштым, алар исәбендә – 6519-6818 центнер. Елгабаш комбайнчысы Миркасыйм Камаев та алты меңле чиккә якынлашты.
А.Нуриев,комбайнчы, КПСС члены.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев