Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә

28 сентябрь

Бәрәңге җыю төгәлләнде 

Октябрь сигезьеллык мәктәбе укучылары ел саен туган колхозларына ярдәм итәләр. Сентябрьдә балалар яңадан М. Горький исемендәге колхоз кырларына чыктылар. Алар 20 гектардан артык мәйданда үстерелгән бәрәңгене җыйдылар һәм кичә бәрәңге саклау складларына соңгы машинаны җибәрделәр. Укучылар көче белән 2000 центнер чамасы бәрәңге җыелды. Бигрәк тә 7 сыйныф укучылары Ф. Ханнанов, Р. Гайсина, 6 сыйныф укучылары Р. Миргарифанова, Т. Нигмаева, С. Кашапова тырышып эшләделәр. Алар җыйган җирләр бик яхшы дип бәяләнде. Укучылар чөгендер җыюда да актив катнашалар. Алар инде 15 гектардан артык мәйданда татлы тамырларны җыеп алдылар.

Ф.Гыймранов.

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев