Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә

26 сентябрь

Мәйдан зур, уңыш мул

М. Вахитов исемендәге колхозның шикәр чөгендере игүчеләре быел бу культураны 150 гектар мәйданда үстерделәр. Мәйданы да зур, уңышы да мул татлы тамырның. Соңгы көннәрдә төп эш фронты – ындыр табакларына кайтарылган чөгендерне кисү, эшкәртелгән чималны дәүләткә озату. Бу эшкә инде 40,5 гектар мәйданның чөгендерен алган уңган механизаторларыбыз Ә. Садриев һәм калган 4 комбайнчы да тартылды. Хәзерге вакытта 100 гектар мәйданнан алынган татлы тамырны сабакларыннан арындыру, чистарту тулы куәтенә бара. Механик юл белән кисү агрегатында 10 класс укучылары эшли.

Р.Хәбирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев