Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
21 сентябрь
Ватан амбарларына
Киров исемендәге колхоз игенчеләре дәүләткә ашлык сатуны уңышлы дәвам итәләр. Хуҗалыкның ындыр табакларыннан ватан амбарларына 2086 тонна бөртек озатылды инде. Җиткерелгән задание 69 процентка үтәлде. Катмыш бригадасы игенчеләренең хезмәте аеруча хөрмәткә лаек. Күп кенә шоферлар бу мактаулы эштә югары җитештерүчәнлек күрсәтәләр. Мәсәлән, Яр Чаллының 7нче автотранспорт хуҗалыгы шоферы М. Осидачь хәзерләүләр пунктларына 6842 центнер бөртек илтте. Үзебезнең колхоз шоферы Данил Шәрәфиев дә аннан азга гына калыша.
М.Баһаветдинов, баш бухгалтер.
Сәхифәне Фәридә Гайнетдинова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев