Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
19 сентябрь
Хезмәт десанты
“Авангард” колхозының Каенсаз бригадасы кырларында иртәдән кичкә кадәр өзлексез моторлар тавышы ишетелә. Бер урында – чөгендер, икенче урында бәрәңге алалар, өченчедә бәрәңге алу өчен кыр әзерлиләр, дүртенче кырда сөрү агрегатлары эшли. Хуҗалык быел 200 гектарда бәрәңге үстерде. Мөслим урта мәктәбе дирекциясе һәм комсомол комитеты бу колхозга хезмәт десанты алып килделәр. Кырларда тугызынчы һәм унынчы сыйныф укучылары эшли. Каенсаз бригадасында исә 10 “В” һәм 9 “В” рус сыйныфлары укучылары хезмәт куя. Бригадир М. Хуҗиәхмәтов эшне яхшы оештырды. Биредә даими рәвештә 2 күтәргеч эшли. Механизаторлар Фрид Вәлиев һәм Мирхат Мәүлиев бик зур тырышлык белән эшлиләр. Бу бригадада эшләүче 34 укучы өч көн эчендә 770 центнер бәрәңге җыйды.
М. Фәтхуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев