Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

2 сентябрь

Ярышны коммунистлар җитәкли

“Правда” колхозы игенчеләре урып-җыю эшләрен оешкан төстә дәвам итәләр. Бөртекле культуралар 2400 гектардан артык мәйданда үстерелде. 1800 гектарда алар теземнәргә салынган. Әлеге мәйданның 1400 гектары җыеп алынды. Ашлык кабул итү пунктына 13000 центнер бөртек озаттык. Күп кенә механизаторлар үзләрен уракның чын җиңүчеләре итеп күрсәтәләр. Коммунист Диктат Вәлиев һәрвакыт алдынгы урыннарда. Ул бүгенге көнгә 664 гектар мәйданда эш башкарды. Ә бу көннәрдә ЖРС-4,9 ургычы белән куелган нормасын икешәр тапкыр арттырып үти. Коммунист Глюс Мирасов та югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешә. Урып-җыю башланганнан бирле ул 3500 центнер ашлык суктырды.

Ф.Нәбиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев