Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
22 август. Бер көнгә – 278 гектар
К.Маркс исемендәге колхоз игенчеләре өчен 20 август көне хезмәт бәйрәменә әверелде. Бөртек суктыруга көйләнгән 14 комбайн бердәм рәвештә эш башлады һәм кичке 10 га кадәр бертуктаусыз эшләп, алар 278 гектар мәйданның уңышын җыйнап алдылар. “Нива” комбайны белән 2757 центнер бөртек суктырган М. Бәшәров, “Колос” комбайнына инде икенче йолдызын төшергән М. Галиев һәм М. Әхмәдуллин кебек уңганнарыбызның хезмәтләре бигрәк тә хөрмәткә лаек. Алар бу көнне нормаларын 140-160 процентка үтәделәр. Ашлыкны ындыр табагына кайтару өчен 7 автомашина беркетелде.
Ф. Баһманов, партком секретаре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев