Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елгы вакыйгалар турында языла.
11 июль Рухланып
КПСС Үзәк комитетының июль пленумы авыл хуҗалыгын тагын да күтәрү программасын билгеләде. Пленум карары һәм анда КПСС Үзәк комитеты генераль секретаре иптәш Л.И. Брежнев доклады безнең “Маяк” колхозы хезмәтчәннәрен дә яңа җиңүләргә чакыра. Без бу мөһим документларны өйрәнәбез һәм аларга удар хезмәт белән җавап бирәбез. Бу көннәрдә сарыкчылык комплексында эш кайный, сарык йонын алу оешкан төстә кызу темп белән бара. 7300 баш сарыкның йоны алынды. Бу – 150 центнерга якын кыйммәтле продукция, дигән сүз. Коммунист Ф. Титов җитәкләгән комплекста әлеге эш ике көндә төгәлләнәчәк.
Р.Габдрахманов, партком секретаре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев