Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елдагы вакыйгалар турында языла

21 гыйнвар

Мәлләтамак авыл советы башкарма комитеты каршындагы административ комиссия җиде кешене берләштерә. Ул үзенең эшен план нигезендә алып бара. Комиссия членнары КПСС Үзәк Комитетының “Хокук тәртибен саклау эшен яхшырту һәм хокук тәртибен бозуларга каршы көрәшне көчәйтү турындагы”гы карарын тормышка ашыру буенча нәтиҗәле эшлиләр. Җәмәгать тәртибен, хезмәт дисциплинасын бозу, хулиганлык хәрәкәтләре кылу очраклары комиссия күзлегеннән читтә калмый. Мәлләтамак авылы механизаторы Т. иптәш, “яшел елан” белән дуслашып, берничә көн эшкә чыкмый. Аның тәртибен комиссия членнары утырышка куеп тикшерделәр. Гаеплене каты тәнкыйтьләделәр һәм штраф җәзасына тарттылар.

А. Сафиуллин, авыл советы башкарма комитеты председателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев