Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар турында языла.
1978 ел 20 май
Соңгы гектарлар
“Маяк” колхозының Олы Чакмак бригадасында кукурузның соңгы гектарларын чәчү бара. Бу культура биләячәк 289 гектарның 240 гектарында бөртекләр туфракка күмдерелде. Эш комплекслы алып барыла. Чәчүдә М. Халиков, Р. Нәҗмиев, Ә. Вәлиуллин, М. Басорин, Р. Астафьев, А. Котков агрегатлары катнаша. Механизаторларның һәммәсе кичә смена нормасын 107 процентка үтәде. Бу көнне 90 гектар мәйданда бөртек җир куенына салынды.
М.Хәсәнов.
Сәхифәне Фәридә Гайнетдинова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев