Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 ел вакыйгалары турында языла
9 декабрь. Уңышлар бар.
Безнең Олы Чакмак дуңгызчылык фермасы быел да югары күрсәткечләр яулады. Коллектив йөкләмәдәге 2800 урынына 3794 бала алып үстерде. Без моңа балалату группасында эшләүче терлекчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирештек. Иң күп үрчемне Сәрия Кашапова алды: 573 бала. Сакланыш та яхшы. 498 бала алып, Рәмзия Хөснетдинова икенче урынга чыкты. Маһинур Шәймөхәммәтова, Дамира Хафизова, Фәһимә Бикташева, Тәзкирә Сабирова, Зөлфия Гыйльфанова да елны уңышлы төгәллиләр. Дәүләткә ит тапшыру планын арттырып үтәдек. Барлыгы 2705 баш дуңгыз озатылды.
Җ. Хәммәдиева, ферма мөдире.
Фото - Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев