Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елгы вакыйгалар турында языла.

Норманы үтәп

“Михайловка” совхозы дирекциясе һәм партия оешмасы бәйрәм алдыннан гына механизатор Николай Степановның семьясына котлау хаты тапшырды. Бу көннәрдә хуҗалыкта мондый хатларны һаман ешрак тапшырырга туры килә. Чөнки механизаторларыбыз яз һәм хезмәт бәйрәме вахтасында эшләп, җитештерүчәнлекне күтәргәннән-күтәрә баралар. Хәзер чәчүдә 11 агрегат катнаша, туфрак эшкәртүдә 10 агрегат эшли. Хуҗалык механизаторлары 7100 гектар мәйданда туңга сөрелгән пар җирләрен тырмалауны өч көндә төгәлләгәннәр иде. 

Х. Мирзаянов, партком секретаре.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев