Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы яз- малардан “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1970 ел, 3 декабрь
 Ашламаның кадерен беләләр

Ашламаның уңышны күтәрүдәге ролен “Урал” колхозы игенчеләре яхшы беләләр. Шуңа күрә хуҗалыкта кырга органик ашлама чыгаруга зур игътибар бирелә.
Игенчеләрнең максаты – һәр гектар җиргә 6 тонна тирес кертү.
Соңгы көннәрдә тирес ташу хуҗалыкның Яңа Сәфәр бригадасында зур оешканлык белән бара.
Биредә Камал Гарипов, Нәдип Рафиков, Мөкәр Шәехов кебек тырыш механизаторлар эшлиләр.
Колхоз буенча барысы 15802 тонна тирес чыгарылды инде.
Х. Галиев


Күңелле сбор

“Тормышта белем – сугышта корал кебек үк кирәк”. Сборыбызның темасы әнә шундый исемдә иде. Элеккеге тормышта эшчекрестьяннарның ничек белем алуы хакында сөйләвен үтенеп пенсионер Мөхәммәтвәли абый Шәгалиевны да чакырдык. Ул безгә үзенең мәдрәсәдә ничек укуын, үткәннәр белән хәзергене чагыштырып бик күп нәрсәләр сөйләде. Кунагыбызны III  отрядның Почетлы пионеры итеп кабул иттек.  Сбордан һәр пионер канәгать калды.
З.Баянова, Баек сигезьеллык мәктәбе укучысы.

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев