Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада Мөслим районында 1970 елларда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.
1970 ел 24 сентябрь
Темп арта
Соңгы көннәрдә “Кызыл Октябрь” колхозында дәүләткә ашлык сату темпы көннән-көн арта. Бүгенге көнгә ватан амбарларына 1029 центнер алтын бөртек озатылды. Бу эштә шоферлардан Ш.Хәмитов, Р.Хамматов, М.Сәхипҗанов иптәшләр фидакарь хезмәт куялар.
Ф. Исламов.
Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде
Нет комментариев