Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1970 ел. 9 май
Сюрпризлар кичәсе
Күптән түгел Күбәк урта мәктәбендә “Сюрпризлар кичәсе” үткәрелде. Укучылар мәктәптә ачылачак В.И. Ленин музее өчен яшерен рәвештә үзләренең бүләкләрен хәзерләгәннәр иде. Кичәдә шул бүләкләр күрсәтелде һәм урыннар билгеләнде.
Удар ункөнлек бара
КПСС райкомы бюросы һәм район Советы башкарма комитеты карары белән 10 майдан 20 майга кадәр районда терлек азыгы культуралары игеләчәк мәйданнарга ашламалар чәчү буенча удар ункөнлек игълан ителде. Җаваплы җитәкчеләр җиткерелгән заданиеләрне үтәү максатыннан җитәрлек транспорт чараларын булдырырга, аларның туктаусыз эшләвен тәэмин итәргә, эш шартларын тудырырга, нәтиҗәле ярыш оештырырга тиешләр.
Басуда - сугыштагыча
“Мөслим” совхозының Михайловка бүлекчәсендә Александр Титков агрегаты кичәге көнгә 502 гектар мәйданда чәчү үткәрде. Темп – үрнәк алырлык, сыйфаты – бик яхшы. Тракторчы Титков, чәчүчеләр Кочетков, Сабирҗанов, Харисов – совхоз маяклары. Титковчылар артыннан Владимир Мухин, Виктор Макаров агрегатлары бара.
Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев