Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә

1989 ел, 16 март

План үтәлде

Районыбыз эшчәннәре дәүләткә сөт сатуның беренче квартал планын вакытыннан алда үтәп, кабул итү пунктына 45000 центнер продукция тапшырдылар. “Урожай”, “Кызыл Октябрь”, Киров исемендәге колхозлар, “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, шулай ук Тойгелде, Үрәзмәт, Шуган, Мәлләтамак авыл Советлары хезмәт җиңүенә зур өлеш кертте. Дәүләткә планнан тыш сөт тапшыру дәвам итә.

Бәйрәм кичәсендә

Тантанага авылның бик күп хатын-кызлары килде. Бәйрәмебездә Крәш Шуран авыл Советы председателе И.Сазонов һәм “Авангард” колзозы партком секретаре Т.Хәйбрахманов катнашты. Алар барыбызны да бәйрәм белән котладылар. Тәбрикләүләр һәм доклад тәмамланганнан соң, түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Аннары башлангыч мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әниләр бәйрәменә багышланган концерт куйдылар. Кичәбезнең йомгаклау өлеше чәй өстәле янында булды.

Ф.Вагыйзова, хатын-кызлар советы члены, Ташъелга авылы

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев