Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

14 август. 224,50 центнер

Терлекләргә ел ярымлык азык запасы булдыруга үзебездән лаеклы өлеш кертәбез. К. Маркс исемендәге колхозның АВМ-1,5 агрегаты операторы Миңнур Шәйхенуров һәм аның ярдәмчесе, быел гына 10 классны тәмамлаган улы Газинур кыйммәтле терлек азыгы – үлән оны әзерләүгә әнә шулай девиз белән керешкәннәр иде. Алар вәгъдәләрендә торалар һәм үзләренә җиткерелгән планны инде 260 тонна урынына 375 тонна итеп үтәделәр. 1 августта аларның, озынайтылган сменада эшләп, 21 тонна үлән оны җитештерүе турында хәбәр ителгән иде. 11 августта бу күрсәткечне дә узып киттеләр: көнлек җитештерүчәнлекне 224,50 центнерга җиткерделәр.

Ф. Шәймөхәммәтов.

Фото – «Мөслим-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев