Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
7 август. Сенаж салабыз.
Башка кыр эшләре белән беррәттән, безнең колхоз членнары терлек азыгы туплауны да оешкан төстә дәвам итәләр. Бу көннәрдә сенаж салу бара. Кайтарылган яшел массаны башняга тутыруда А.Васильев һәм А.Алексеев ару-талуны белми, вакыт белән хисаплашмыйча эшлиләр. Шуңа алар көнлек заданиене күпкә арттырып үтәүгә ирешәләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә башняларга 1800 тонна сенаж салынды инде. Бүгенге көндә иртә силос салу кызу темп алды. Бу төр азык 300 тоннага якын әзерләнде.
В.Романова, XXII партсъезд исемендәге колхоз.
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев